29 октябрьдә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында «ALL IMPEX GmbH» компаниясенең проектын тормышка ашыру кысаларында киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигматулин, «ALL IMPEX GmbH» Генераль директоры Вольфганг Дюрфельд, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы,ТР Сәнагәть һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаштылар.
«ALL IMPEX GmbH» компаниясенең проекты «Vareco Vent» ягулык парлары ташламаларын туктату буенча технологиясен машина станцияләрендә кертү булып тора. Проект Казанның бер станциясендә инде тормышка ашырылды.
Киңәшмәдә шул проект буенча сорауларны карадылар, аны тормышка ашыру эффективлыгы буенча уртаклаштылар. Компаниянең республика территориясендә «Электроприбор» заводы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге дә каралды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте