Мьянма компанияләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек юнәлешләрен карыйлар

2013 елның 1 ноябре, җомга

Htoo компаниясе (Мьянма) җитәкчелеге делегациясенең Татарстанга визиты 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген иртән Htoo компаниясе рәисе Тей За Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Искә төшерик, Татарстан башлыгы бу елда Мьянма иленә эш визиты белән килде. Визит кысаларында ике республика арасында хезмәттәшлек юнәлешләре каралды. Анда Мьянма һәм ТР Сәүдә һәм Сәнагәть пулатлары арасында Үзара аралашу меморандумына кул куелды.

Бүгенге очрашуда Тей За “визит кысаларында Мьянма делегациясе Татарстанның сәүдә-икътисади, сәнагәть һәм инвестицион потенциалы белән танышырга һәм машина төзелеше, нефтехимия, мәгълүмат технологияләр һәм башка өлкәләрдә эшли торган Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек юнәлешләрен карачаклар” дип билгеләде.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда Htoo компаниясе җитәкчелегенә республиканың инвестицион мөмкинлекләре, сәнагәть мәйданнары, парклары һәм яңа инвестицион мәйдан – “СМАРТ Сити Казан” турында сөйләделәр. Делегация белән ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигматулин, ТР ИҮА инвестицион проектларын тикшерү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова һәм Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев катнаштылар.

Кунакларга, шулай ук, республика территориясендә инвестицион проектларны карау электрон системасын (iPMS) кертү проектын тәкъдим иттеләр. Бирелгән система Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру процессын шактый тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Ике көнлек визит кысаларында Мьянма делегациясе Казан вертолет заводын, «Химград» технополисын, ААҖ «КАМАЗ», ТАНЕКО һәм IT-паркны карачаклар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International