Бүген Польша эшмәкәрләре, Польшада урнашкан ҖЧҖ “Татарстан” Сәүдә йорты һәм Казандагы “Лодзь” бизнес-үзәге вәкилләре белән очрашу узды.
Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры урынбасары Айдар Абдрахманов һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе эшчәнлеге, “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы, Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре һәм сәнагәтъ парклары буенча мәгълүмат тәкъдим ителде.
Очрашу барышында Татарстан һәм Польша арасында хезмәттәшлек һәм товарлар белән алмашу сораулары каралды.
Польша делегациясе, шулай ук, нефтехимия, машина төзелеше һәм азык-төлек сәнагәте өлкәләрендә хезмәттәшлек үсешендә кызыксынуын белдерде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте