Сомали Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Сомали Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәт Абүкар Зөбәйр хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышу өчен ТР Инвестицион үсеш агентлыгына килде. ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашуда кунаклар Татарстанда гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар белән кызыксындылар. Сәнәгать потенциалы ягыннан аларны аеруча авиация тармагы кызыксындырды. Илче билгеләп үткәнчә, аның илендә пилотларны укытуга зур ихтыяҗ бар, шулай ук самолетларны эксплуатацияләүдә тыгыз хезмәттәшлек тә булырга мөмкин. "Безгә күп нәрсәне бергә эшләргә туры киләчәк", - диде Мөхәммәд Абүкар Зөбәйр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International