Бизнес-көн Татарстан Республикасы сәнагәть секторының югары менеджмент һәм югары технологияле компанияләрнең баш белгечләренә, шулай ук, инвестицияләрне җәлеп итүдә кызыксынган инновацион start-up компанияләренә оештырыла.
“Химград” технополисы оештырган чара 12 ноябрь көнне аның мәйданында үтәчәк. Көн барышында 3М халыкара корпорациясе югары технологияле җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен инновацион технологияләр буенча презентация ясачак.
Пленар утырышының спикерлары “Химград” Технополисы рәисе Айрат Гиззатуллин, “3М Россия” Генераль директоры Тим Кениг һәм Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге Генераль директоры Дмитрий Пашин булып торачаклар.
Беренче сессиядә 3М компаниясенең технологияләр, уйлап табулар һәм чишелешләр тәкъдим ителәчәк. Икенче сессиядә нефть һәм газ өлкәсендә коррозиядән саклану материаллары, фильтрлы һәм электротехник чишелешләр турында уртаклашачаклар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте