Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйсым килә! Сезне - көчле һәм назлы, гүзәл һәм үзсүзле, яратучан һәм үз мәнфәгатьләрегезне яклый белүчеләрне.
Татарстан хатын-кызлары үзенчәлекле дип саныйм! Милли традицияләрнең барлык таләпләренә туры китереп, үз эшен алып бара, карьерасында уңышларга ирешә алучылар аеруча соклануга һәм танылуга лаек. Хатын-кызларга мәгариф, тәрбия, медицина өлкәләрендә генә түгел, сәнәгатьтә, икътисадта һәм, әлбәттә, инвестицияләрдә дә мөһим юнәлешләр куела.
Әгәр ир-ат акылы стратегияне билгеләргә тиеш булса, хатын-кыз максатны тормышка ашыру өчен тактика формалаштыра.
Һәр көн үз эшемдә мин күзләре янган, иҗат, бизнес белән мавыккан хатын-кызлар белән очрашам.
Һәрберегезгә илһам, яңа казанышларга энергия телим! Мәхәббәт һәм үзара аңлашу Сезгә!
Сезгә, лаеклы ирләрегезгә һәм балаларыгызга бәхет телим!
Сезнең Талия Миңнуллина