Талия Миңнуллина: “Гаилә бизнесы аша без дөньякүләм компанияләр үстерә алабыз”

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Бүген Бөтенроссия Гаилә советының Казандагы күчмә утырышында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина Россиянең барлык почмакларыннан Татарстанга килгән эшмәкәрләрнең гаилә династияләренә гаилә бизнесының дөнья илләре икътисадына йогынтысы тәҗрибәсе турында сөйләде.

Талия Миңнуллина: "Дөньяда гаилә предприятиеләренең дөньякүләм эре брендларга әверелү үрнәкләре күп. Законнар ярдәме аша мондыйларны Россиядә дә үстерергә мөмкин. Әлеге предприятиеләрнең мисалы гаилә бизнесы белән эшне закон дәрәҗәсендә башлап, гаилә тарихларына нигезләнгән эре дөньякүләм компанияләр үстерә алуыбызны күрсәтә. Төрле илләрдә мондый эшмәкәрләргә ярдәм чаралары бар. Кайдадыр бу - милеккә киметелгән салым, кайдадыр - инновацияләр һәм экспорт өлкәсендә ярдәм, кайдадыр - финанслау һәм консультацияләү. Болар барысы да эшли!"

Гаилә бизнесының өстенлекләре арасында Талия Миңнуллина бер гаиләнең берьюлы берничә буыны өчен файда, идарә итүдә сыгылмалылык, ышаныч һәм бердәмлек, шәхси мотивация булуын билгеләп үтте. Гаилә әгъзаларының талантларын көтмәгәндә ачу, гаилә багланышларының көчәюе, яңа буыннар аша инновацияләр, кадрлар ачлыгын җиңеп чыгу мөмкинлекләре өстенлекләр булды. Ә гаилә бизнесын алып бару өчен дөньяда иң популяр юнәлешләр ваклап сату, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, текстиль, кунакханә һәм ресторан бизнесы, финанс һәм иминият хезмәтләре һәм күчемсез милек булган.

Талия Миңнуллина: "Гаилә бизнесы - ул мәхәббәт һәм хезмәт мирасы, буыннар ышанычы, чиста табыш һәм көчле илнең икътисады таянычы!"

Татарстан Республикасы Рәисе: "Гаилә – ул безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе һәм кеше өчен таяныч. Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамчанлыгын саклый. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм уңайлылыкта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы бик мөһим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International