Диплом “ДорТрансЭкспо” махсус күргәзмәсе кысаларында бүләкләнде. Күргәзмә “Казан ярминкәсе” территориясендә үтте.
Күргәзмәне оештыручы Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге булып торды.
Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе “Кама” Сәүдә йорты исеменнән күргәзмәдә катнашты. Күргәзмә үзе юл һәм транспорт инфраструктурасы, шулар арасында проектлау, төзелеш, юл комплекслары, транспорт ташулар, хезмәт һәм логистикага багышланды.
“ДорТрансЭкспо” күргәзмәсе эшендә Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең 10 шәһәреннән 66 оешма катнашты. Россия шәһәрләре арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Уфа, Самара, Иваново, Ульяновск, Түбән Новгород һәм башкалар, чит илләр арасында Беларусь Республикасы, Бразилия, Великобритания, Германия, Италия, Кытай, Корея, АКШ, Сингапур, Төньяк Ирландия, Төркия, Чехия һәм Швеция.
“ДорТрансЭкспо” күргәзмәсенең ачыш церемониясендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Мәскәүдә урнашкан Дания илчелегенең сәүдә бүлеге башлыгы Питер Расмуссен әфәнде, “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге генераль директоры Лев Семёнов катнаштылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте