“БДБ илләренең яшел МЕГА-проектлар” беренче сессиясендә “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы презентацияләнде.
Бүген “Мосэнка Плаза” Мәскәү бизнес-үзәгендә IV еллык конференциясе һәм Экологик төзелеш буенча киңәшмәсе (RuGBC) җыелышы үтә.
Чарада Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм “СМАРТ Сити Казан” проектының операторы - Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры катнаша. Экологик төзелеш буенча киңәшмәсеннән сертификатны ТР Үсеш Корпорациясе Россия һәм ИХО илләре арасында халыкара икътисади саммиты кысаларында үткән “СМАРТ Сити Казан” проектына таш кую церемониясендә алды.
“Green Mega Projects” конференциясе өч сессиядән тора. Беренче сессиядә “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы презентациясе белән бергә дөньяда иң зур тематик паркларының берсе - “Россия” паркы, “Радумля” логистик комплексы, шулай ук AEDAS (Великобритания) һәм BI GROUP (Казахстан) компанияләренең проекты – “EXPO Villagе” Яшел урамнары” турында урташачаклар.
Икенче сессиядә “яшел” чишелешләр белән бәйләнгән компанияләр чыгыш ясачаклар. Икенче сессия “МЕГА-проектларда “яшел” төзелеш чишелешләрен китерүчеләр” исемен алды.
“Green Mega Projects” конференциясенең өченче сессиясе - Экологик төзелеш буенча киңәшмәнең еллык конференциясе булып тора. Монда RuGBC, Комиссиянең рәисен һәм генераль директорын сайлау планлаштырыла. Моннан башка, RuGBC бу елның икенче яртысы буенча нәтиҗәләрен һәм 2014 елга эш планын тәкъдим итәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте