Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының билгеләнгән консулы Гитика ханым Һиндстан Республикасының Мәскәүдәге Илчелеге вәкиллеге башлыгы урынбасары Гири Никхилеш әфәнде белән эшлекле визит белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында булдылар. Югары дәрәҗәле кунаклар белән Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев очрашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан белән Һиндстан арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар. Мәсәлән, Һиндстан һәм Татарстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлек, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм яшьләр сәясәте, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек. Шулай ук үзара файдалы партнерлыкны көчәйтү һәм үстерү өчен перспективалы куышлар билгеләнде. Мәсәлән, сәнәгать өлкәсе, ИТ-өлкә, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф.
Шулай ук агымдагы елның октябрендә булачак "TIME: Tatarstan - India mutual efficiency" ("Вакыт: Татарстан - Һиндстан: үзара нәтиҗәлелек") Форумының эшлекле программасын да читләтеп үтмәделәр. Агентлык кунаклары форум программасы проекты турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Алар башкарылган эшкә уңай бәя бирделәр.
Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу турында сөйләгәндә - эш алып барыла.