Бүген “Эрнст энд Янг” Мәскәү офисында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Үсеш Корпорациясе һәм EY компаниясе арасында “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыру буенча үзара аңлашу меморандумына кул куйдылар.
Документка ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, EY компаниясенең партнеры, Telecom, Media and High-tech (TMT) башлыгы Михаил Романов һәм ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов кул куйдылар.
Документ буенча яклар “СМАРТ Сити Казан” Халыкара технополисы проектын тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлек итәчәкләр. EY компаниясе һәм ТР Үсеш Корпорациясе “СМАРТ Сити Казан” проектында яшәү һәм эш өчен уңай шартларны булдыру өстендә хезмәттәшлек итәчәкләр.
“Эрнст энд Янг” компаниясе – “акыллы” шәһәрләр проектларын тормышка ашыруында белемен туплау буенча алда бара торган компанияләрнең берсе булып тора, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов билгеләде. – Бирелгән килешү буенча яклар “СМАРТ Сити Казан” Халыкара технополисы проектын тормышка ашыру кысаларында мәгълүмат һәм тәҗрибә белән аралашачаклар.
“Бүгенге меморандум EY компаниясе, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Үсеш Корпорациясе арасындагы партнерлыгын дәвам иттерүдә мөһим этабы булып тора”, - дип Михаил Романов белдерде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте