VII «Машина сәнагәте. Автокомпонентлар – 2013» Халыкара махсус күргәзмә-форумында машина сәнагәте белән бәйләнгән компанияләр очрашты. Күргәзмәдә машина агрегатлары, аларның өлешләре, җитештерү материаллары, машина көпшәләре, майлар, косметика һәм инструментлар тәкъдим ителде.
Күргәзмәне оештыруда федераль һәм региональ министрлыклар һәм идарәчелекләр, хөкүмәт, инвестицион компанияләр, үсеш институтлары һәм экспертлар катнаштылар.
VII «Машина сәнагәте. Автокомпонентлар – 2013» Халыкара махсус күргәзмә-форумы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе “Күргәзмәдә продукцияне профессиональ презентациясе өчен” дипломы белән бүләкләнде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте