3М халыкара корпорациясе Россия бүлегенең Генераль директоры Тим Кениг бүген Казанда “Технологиядән башлап җибәрүгә кадәр - 2 сәгать” бизнес-көнендә чыгыш ясады.
Бизнес-көн Татарстан Республикасы сәнагәть секторының югары менеджмент һәм югары технологияле компанияләрнең баш белгечләренә, шулай ук, инвестицияләрне җәлеп итүдә кызыксынган инновацион start-up компанияләре өчен оештырыла.
Пленар утырышының спикерлары “Химград” Технополисы рәисе Айрат Гиззатуллин, “3М Россия” Генераль директоры Тим Кениг һәм Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге Генераль директоры Дмитрий Пашин булып тордылар.
Беренче сессиядә 3М компаниясенең технологияләр, уйлап табулар һәм чишелешләр тәкъдим ителде. Икенче сессиядә нефть һәм газ өлкәсендә коррозиядән саклану материаллары, фильтрлы һәм электротехник чишелешләр турында уртаклаштылар.
Инвесторлар белән аралашу турында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин сөйләде. Катнашучылар, шулай ук, инновацион фән уйлап табуларын “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы мәйданында урнаштыру мөмкинлеге турында уртаклаштылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте