Татарстанда 3М компаниясенең заводы төзелешенә беренче таш куелды

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген МИЗ “Алабуга”да 3М компаниясенең заводы төзелешенә беренче таш кую тантаналы церемониясе үтте.

Церемониядә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Икътисад үсеше министрының урынбасары Олег Савельев, “ЗМ Россия” Генераль директоры Тим Кениг, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, МИЗ “Алабуга” һәм аның крмпанияләр-резидентлары катнаштылар.

“2014 елдан 2018 елга кадәр “ЗМ Россия” һәр елны  11%ка үзенең сатуларын арттырырга планлаштыра”, - дип Тим Кениг билгеләде.

Татарстанда үзенең заводын төзү нияте турында 3М халыкара компаниясе инде берничә ел элек белдерде. Актив сөйләшүләр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм компаниянең генераль директоры Резы Вазири белән очрашуыннан башланды. Компаниянең планнарын тормышка ашыру Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм МИЗ “Алабуга” дирекциясе ярдәмендә үтте.

Махсус икътисади зонаның резиденты статусын 3М компаниясе 2012 елның ноябреннән алды. Киләсе 3 ел эчендә компания якынча 300 млн. доллар инвестицияләргә планлаштыра.

Алабугада 3М комплексы 20 гектар мәйданында урнашачак һәм “3М Идел” исемен алачак. Заводның эше 2014 елның икенче-өченче кварталында башланачак. Завод сәнагәть продукциясен җитештерәчәк – шул продукция 20 ел эчендә үзенең эффективлыгын нефть өлкәсендә БТС, «Сахалин-1» и «Сахалин-2», Nord Stream, ВСТО Россия проектларында исбатлады. Компания Татарстанда үзенең җитештерүен генә түгел, әмма R&D (Research and Development) юнәлешен үстерү мәйданы рәвешендә дә карый.

“3М компаниясенең Россиядә икенче заводын Татарстан Республикасында урнашуы өчен без шат”, - дип Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклады.

 

Белешмә

3М компаниясе  – электроника, энергетика, сәламәтлекне саклау, куркынычсызлык, сәнагәть һәм башка утыздан артык бизнес-юнәлешләрен берләштергән халыкара җитештерү корпорациясе булып тора. Елга компания 300 млрд. долларга продукция сата, ә аның эшчеләр саны – 70 илдә 88 мең кеше тәшкил итә.

Россиядә компания 20 елдан артык эшли. Беренче җитештерү комплексы Волокамск шәһәрендә 2008 елда ачылды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International