Александр Сидякин Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча уртаклашуда катнашты

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Думасы депутаты республика белән хезмәттәшлектә кызыксынган Trigon Group чит ил компаниясе белән видеоконференциядә катнашты.

Видеоконференция режимында үткән киңәшмә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үтте. Анда ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицион проектларын тикшерү бүлеге алдагы киңәшчесе Рөстәм Мингазов, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе Проектларны алып бару бүлеге рәисе Айназ Файзрахманова һәм “Светсервис” Директоры Ринат Азизов катнаштылар.

Видеоконференциядә, шулай ук, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиле урынбасары Булат Миннулин, Икътисад, инновацион һәм инвестицион эшчәнлек буенча секторының рәисе Фаннур Гарифуллин һәм Trigon Group вәкиле Гаган Патвардхан катнаштылар.

Очрашу кысаларында яклар чит ил компанияләренең “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы, Әлмәттә урнашачак  Светсервис” проектларын тормышка ашыруда катнашу һәм Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карадылар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International