Доминикан Республикасы Илчесе: "Tatarstan Republic is the right place to be!" ("Татарстан Республикасы - урнашу өчен дөрес урын ул!"

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында танышу визиты белән Доминикан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Е. П. Алехандро Ариас Сарсуэла булды. Аны Доминикан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге Киңәшчесе Хосе Мануэль Варгас Д’олео озата барды. Башта югары дәрәҗәле кунаклар ТР ИҮАның Бердәм презентация үзәгендә республиканың инвестицион һәм икътисадый потенциалы белән таныштылар. Аннары Россиядәге Доминикан республикасы вәкилләре белән Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашты.

Очрашу барышында яклар Инвестицион агентлык эшенең үзенчәлеге турында тирәнтен уртаклаштылар һәм хезмәттәшлек һәм инвестицияләр кертү өчен перспектив юнәлешләрне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International