Кичә республиканың Яшел Үзән районындагы сәнәгать паркларының берсендә («Яз» сәнәгать паркы) бизнес-бергәлек һәм дәүләт вәкилләре очрашуы узды һәм ул Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган иде. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «РВБ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Ким һәм башкалар катнашты.
Эшмәкәрләр җәмәгатьчелеге белән очрашуның модераторы булып ТНВ телеканалы генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадырова чыгыш ясады.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эшмәкәрләр белән мондый очрашулар инде традициягә әйләнде. Ул ассызыклаганча, регионда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен барысы да эшләнә, һәм Татарстан инвестицион климат торышы буенча лидер регионнар рәтенә керә. Татарстанда бүген 182 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты эшли, алар 640 меңнән артык эш урыны булдырган. Моннан тыш, республикада 392 мең үзмәшгуль теркәлгән. Узган ел салымнарны гына да эшмәкәрләр 233 млрд сум түләгән.
«Әгәр башлык кызыксынса - яңа бизнеслар, яңа проектлар барлыкка килә, - диде ул. - Менә Лаешта проектлар бик күп. Кече бизнес өчен махсус мәйданчыклар оештыру - бик мөһим, һәм бу тулы бер фән! Эшмәкәр хакимият ягыннан, дәүләт ягыннан ярдәмне тоярга тиеш". Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрлекне үстерүнең уңай мисалы итеп Лаеш муниципаль районын китерде, аны элек Михаил Афанасьев (хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы) җитәкләгән иде.
Очрашу барышында эшмәкәрләр дәүләт вәкилләренә үз проектларын тәкъдир иттеләр, уңышлары, проблемалары белән уртаклаштылар, дәүләт ярдәмен сорадылар. Талия Миңнуллина шәхсән үзе аларның һәркайсына кире элемтә бирде, тәкъдим ителгән проектларны шәрехләде.
Очрашу ахырында «Татарстан Республикасы муниципаль районнары эшкуарларының иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсының абсолют җиңүчесе Биектау муниципаль районы эшкуарларының Иҗтимагый советы бүләкләнде.