Татарстанга «Евразия йөрәгендә сәяхәт» халыкара экспедициясе килде! Анда катнашучылар бүген республика белән танышуларын ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булудан башладылар. Биредә «Регионара инвестицион климат формалаштыру: мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына панель сессия узды. Очрашу башланганчы кунакларны ТР ИҮА Бердәм презентация үзәгендә Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның инвестицион һәм икътисади потенциалы белән таныштырды. Чарага Талия Миңнуллина да старт бирде. Сәламләү сүзендә ул кунакларга визитлары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан кебек илләр белән актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте һәм бу илләр вәкилләренең эшенә югары бәя бирде. Очрашуда катнашучылар уңайлы регионара инвестицион климат формалаштыруның төп аспектлары, җәлеп итүчән инвестицион климат формалаштыруда дәүләт һәм бизнесның роле, Россия регионнарының һәм Үзәк Азия регионнарының инвестицион җәлеп итүчәнлегенең уңышы факторлары, регионнар һәм чит ил инвесторлары арасындагы үзара хезмәттәшлек үзенчәлекләре һәм башкалар турында фикер алыштылар. Аның модераторы ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер булды.
Таҗикстан Республикасы Икътисадый үсеш һәм сәүдә министры урынбасары төбәкара инвестицион хезмәттәшлекне үстерү буенча ил күзаллаулары (тәҗрибә, өстенлекләр һәм партнерлык) белән уртаклашты. Кыргыз Республикасында туризмны үстерүгә ярдәм фонды президенты шулай ук тау һәм спорт кластерларын үстерү мисалында үз иленең, Кыргыз Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Кыргызстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Россия Федерациясендәге Вәкиле кыргызстанлыларның Россия икътисадый үсешенә керткән өлеше турында сөйләде. Федераль сәнәгать милке институтының фәнни эшчәнлекне оештыру үзәге башлыгы урынбасары төбәк брендларының Россия Федерациясе субъектының социаль-икътисадый үсешенә йогынтысы турында сөйләде.