Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашында Мawaride Group of Companies (БГӘ) нигез салучы һәм генераль директоры Мөхәммәт Әхмәт Алаеид белән очрашты.
Mawaride Group of Companies Якын Көнчыгышта, кайбер Европа илләрендә һәм Көнчыгыш Азиядә сервис компанияләре белән идарә итә. Бу компанияләр подряд төзелеше, күчемсез милек, медицина җиһазлары белән сәүдә итү, АСК, компьютер системалары һәм программа тәэминаты эшләү кебек өлкәләрдә эшлиләр.
Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Mawaride Group of Companies арасында хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре, уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.
Аннан соң Татарстан кунаклары республиканың инвестицион потенциалын тирәнтен өйрәнү өчен Агентлыкта булдылар. Алар ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән потенциаль инвестицион проектлар турында фикер алыштылар.