Татарстан төбәкләр арасында 1 урынны алды

2025 елның 20 июне, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина:

"Агентлык берничә ел дәвамында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингының төп күрсәткечләре буенча алдынгы позицияләрне саклап кала. Татарстан Россия төбәкләре арасында 2019 елдан бирле беренче урында тора! Безнең Татарстанның инвестицион командасы нәтиҗәгә эшли. 2025 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының төп капиталына инвестицияләр 357,6 млрд сум тәшкил итте, бу чагыштырма бәяләрдә 2024 елның 1 кв. дәрәҗәсенә карата 138,4% тәшкил итә. Татарстан Республикасының төп капиталына инвестицияләр күләме, бюджет акчаларыннан тыш, 339,0 млрд сум яисә 2024 елның 1 кв. дәрәҗәсенә 152,1%".

Талия Миңнуллина фикеренчә, эшне инвестицион эшчәнлекнең дөньякүләм стандартлары дәрәҗәсенә күтәреп, ТР Рәисе республиканың инвестицион командасына куйган югары планкада уңышка ирешү ачкычы бар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвесторлар белән эшләүнең иң яхшы Россия һәм чит ил тәҗрибәләрен актив өйрәнә. Талия Миңнуллина Россиядә төбәк үсеше агентлыгын озак вакыт җитәкләүче топ-3 җитәкчеләр исемлегенә керә һәм илнең 89 төбәгеннән 80е кергән инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының Милли Ассоциациясе Идарәсе Рәисе урынбасары булып тора. Моннан тыш, Татарстан агентлыгы Бөтендөнья ассоциациясе – World Association of investment promotion agencies (WAIPA) әгъзалары арасында Россиянең бердәнбер инвестиция агентлыгы булып тора. БМО тарафыннан 1995 елда оешкан WAIPA 27 апрельдә 30 еллык эшен билгеләп үтте. Татарстан агентлыгы Бөтендөнья ассоциациясе эшчәнлегендә 12 елдан артык актив катнаша, ел саен үз төбәген генә түгел, ә гомумән Россияне бөтендөнья инвестиция конференциясендә тәкъдим итә.

Республиканың тышкы элемтәләрендә иң актив катнашучыларның берсе буларак, Татарстан агентлыгы гамәлдәге һәм яңа конгресс-күргәзмә чараларын оештыру һәм үткәрү инициаторы булып тора, алар арасында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, «РОСТКИ: Россия һәм Кытай үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы, «TIME: Татарстан – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек», 2019 елгы WorldSkills һөнәри осталык чемпионаты, 2024 елгы БРИКС илләре башлыклары саммиты кебек дөньякүләм дәрәҗәдәге һәр тапкыр уздырыла торган чарага да өлеш кертә.

Дөнья аренасында инвестицион потенциалны үстерү буенча киң элемтәләр һәм компетенцияләр нигезендә Талия Миңнуллина 2021 елдан башлап ИҮАМА.Глобал мәйданчыгын җитәкли.

Талия Миңнуллина: "Мисал өчен, Без Татарстан Республикасының БМОның тотрыклы үсеш максатларына ирешү барышына яңа ирекле күзәтү әзерләүне төгәлләдек һәм аны июль аенда югары дәрәҗәдәге сәяси форум кысаларында тәкъдир итәчәкбез. Бу юлы без бизнес практикаларына басым ясарга булдык һәм инвесторлардан җыйдык, ә бу Татарстанда эш урыннарында һәм әйләнә-тирә мохиттә кешеләр өчен шартларны яхшыртуга, чыгымнарны киметә һәм экологияне саклый торган алдынгы рециклинг технологияләрен кертүгә акча салган предприятиеләр".

Рейтинг турында белешмә:

Милли рейтингны төзү кысаларында түбәндәгеләр бәяләнә: җир кишәрлекләрен сәүдә итүләр үткәрмичә генә арендага бирү; дәүләти-хосусый партнерлык механизмының нәтиҗәлелеге; инвестиция климатын яхшырту буенча региональ совет; инвестицияләр җәлеп итү һәм инвесторлар белән эшләү буенча Агентлык эше; инвестиция эшчәнлеге турында интернет-портал булу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International