ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге проектны эшләтеп җибәрү тантанасында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика хөкүмәте һәм компания җитәкчелеге катнашты.
База полимерлары өчен катализаторларның үз производствосын булдыру Сибурга тармакта лаборатор эшләнмәләрдән алып заманча синтетик материалларны сәнәгать җитештерүенә кадәр инновацияләрнең тулы циклын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Нефть химиясе сәнәгатендәге процессларның 90% ка якыны катализаторлар куллануны таләп итә.
Проект кысаларында беренчеләрдән булып хром катализаторларын җитештерү куәтләре төзеләчәк. Бу производствога гына да инвестицияләр 11 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Барлыгы 6 технологик линия эшләтеп җибәреләчәк.
СИБУР полиэтилен һәм полипропилен табу чылбырында эшләнмәләр һәм җитештерүнең тулы циклын тәэмин итәчәк. Чыгарыла торган күләм Россиядә база полимерлары җитештерүнең технологик бәйсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2024 елда Россиядә һәм БДБ илләрендә җитештерү күләме 7,9 млн тонна тәшкил иткән, ә 2030 елга бу күрсәткеч ике тапкырдан да артыграк үсәргә мөмкин.