ТР Инвестицион үсеш агентлыгы алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары эшенә даими мониторинг үткәрә. ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов инвестицион проектларга экспертиза бүлеге башлыгы Эльвира Шәйхетдинова белән берлектә "Минзәлә" АҮТ белән килешүләрне үтәү буенча күчмә чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы ИҮА хезмәткәрләре "Камхиммаш" ҖЧҖендә, "ДжиЭСЭМ Кемикэл - Удобрение" ҖЧҖендә, "ЛФТОССА" ҖЧҖендә, "Акваполис" ҖЧҖендә булдылар. Урыннардагы хәлләр белән таныштылар, актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар буенча резидентлар белән аралаштылар, мәйданчыклар җитәкчелеге белән соңгы чордагы үзгәрешләрне анализладылар һәм киләчәк үсеш мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.