ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Кытайның Цзилинь провинциясенең Чанчунь шәһәреннән делегация белән очрашты. Делегация составына Чанчунь шәһәре Халык хөкүмәтенең Чит ил эшләре Канцеляриясе җитәкчесе урынбасары Оу Шуо; Чанчунь шәһәренең Фән һәм техника идарәсе башлыгы урынбасары Ли Чанцуй; Чанчунь шәһәре Халык хөкүмәтенең Чит ил эшләре канцеляриясенең Европа һәм Африка бүлеге тәрҗемәчесе Чжу Сыжань керде.
РОСТКИ халыкара форумында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. "РОСТКИ: Россия һәм Кытай" ел саен үткәрелә торган форум, анда инвестицион проектлар буенча күпсанлы килешүләр төзелә. Очрашуда РОСТКИ форумында катнашу мәсьәләләре, Кытай инвесторлары өчен мөмкинлекләр турында фикер алыштылар. 18 августта ук алар Казанга килеп, Татарстанда бизнес алып бару практикасы турында белә, күргәзмәдә катнаша, Россия компанияләре белән килешүләр төзи алачак.