Җәй - төзелеш сезонының, яңа объектларны сафка бастыруның кызган чагы. Башкалар ял иткән арада Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының проект офисы эшләтеп җибәрү һәм озату буенча агымдагы бурычларны хәл итә. Мәсәлән, «Казан Марина» проекты буенча актив эш алып барыла.
ТР ИҮА проектта катнашырга теләүче инвесторлар өчен кирәкле документлар әзерләү белән шөгыльләнә. Бүген ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов ВКС режимында киңәшмә уздырды.
Ул шулай ук «Яр Чаллы» һәм «Түбән Кама» АҮТ өчен инвестицион проектлар буенча онлайн-конференциядә катнашты, анда Haier партнерларын да кертеп, резидентларның агымдагы проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Шулай ук азык-төлек җитештерү өлкәсендә яңа проект идеяләре тәкъдим ителде.