Муниципаль инвестсоветы

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов җитәкчелегендәге Агентлыкның проект офисы Түбән Кама муниципаль Инвестиция советы утырышында катнашты. Аны башлык Радмир Беляев алып барды.

Шәһәр проектын – Түбән Каманың Омшанк территориясен үстерү концепциясен, шулай ук юл буе инфраструктурасын үстерү проектын – шәһәр форматындагы кунакханәләрне карадылар. Ике тәкъдим дә хупланды, аларны республика Инвестсоветына чыгару мәсьәләсе карала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Инвестиция советы - Татарстан территориясендә гамәлгә ашыру өчен социаль әһәмиятле, эре проектларны караучы коллегиаль орган. Инвестсовет эшен Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкли.

Инвесторлар клубындагы чыгышларының берсендә ТР Рәисе муниципалитетлар дәрәҗәсендә эшләүнең мөһимлеген искәртте: «Инвесторлар — күчмә кошлар кебек, аларга җылы һәм уңайлы булмаса, алар эшләмәячәк. Бу дөрес. Бу моментны без һәрвакыт тоярга һәм яхшы шартлар тудырырга тиеш. Район башлыкларыннан башка бу мәсьәлә кузгатылмый. Республика структуралары да, федераль коллегалар да, банклар да республикада рекордлы инвестицияләр кертүне максат итеп куярга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International