Августта Казанның Кабан күлендә Кытайның «Аждаһа» көймәләрендә узышлар узачак

2025 елның 22 июле, сишәмбе

17 августта Казан халкын һәм шәһәр кунакларын гадәти булмаган һәм якты тамаша – Кытайның «Аждаһа» көймәләрендә ярышлар көтә. Узышларны Түбән Кабан күле яр буена килүчеләрнең барысы да бушлай күзәтә алачак. Быел «Аждаһа Кубогы» «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы кысаларында узачак.

«Ел саен РОСТКИ форумының мәдәни программасы яңа чаралар белән тулылана. Кытай көймәләрендә узышу Казан халкы Кытай мәдәниятенә кагыла алырлык мавыктыргыч вакыйга гына булмаячак. Мондый ярышлар мәдәниятләрнең интеграциясен һәм эшлекле элемтәләрне көчәйтә торган үзара кызыксынуны күрсәтә», – диде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Хәзерге вакытта узышка компания һәм ведомстволардан 16 команда килгән, алар арасында «Мегастрой», «Кориб», «АВТОКАМА», ПСБ, «Сетевая компания», ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Кытайдан Haier командасы һәм башкалар. Катнашуга гаризаны теләсә кайсы предприятие 2025 елның 1 августына кадәр бирә ала, шуннан соң команда каноэ көймәсен табарга һәм аны Кытай стилендә бизәргә тиеш.

«Аждаһа» кытай көймәләрендәге ярышлар - Кытайның иң матур һәм әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе, ул команда рухын, традицияләрнең дәвамлылыгын һәм уртак максатларга ирешүгә омтылуны символлаштыра. Бәйрәмгә ике мең елдан артык, һәм ул ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә керә. Казанда ярышлар дүртенче тапкыр уздырыла.

Катнашучылар һәм командалар саны һәм көндәшлек арта. Беренче ярышларда 11 команда катнашты, икенче елда – 16, өченче елда – 24. Быел оештыручылар алар узган елдагыдан ким булмас дип көтә.

"Ярышлар өченче ел рәттән КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде ярдәме белән уза. «Аждаһа» көймәсендә ярышлар Кытайда милли спорт төре булып санала, анда ул бик популяр. Безнең ярышлар – ул, беренче чиратта, спорт турында түгел, ә Кытай белән дуслык турында. Ярышлар мәдәни программаны да үз эченә ала, анда Кытай студентларыннан мастер-класслар, милли биюләр, го уены һ. б. тәкъдим ителәчәк", - дип сөйләде ТР байдарка һәм каноэларда йөзү федерациясе башкарма директоры, ярышларның баш хөкемдары Александр Васильев.

Узышлар көймәләрдә уза, көймәнең борынына аждаһаның башы, азагына аның койрыгы беркетелә. Суднода хәрәкәткә темпны һәм ритмны билгеләүче барабанчы, курсны күзәтеп торучы рулевой утыра. Һәр командада кагыйдәләр буенча бер хатын-кыз булырга тиеш.

Һәр заездда алтышар көймә катнашачак. Финиш турысын борыны беренче булып үткән көймә җиңүче була.

Тагын да җентекле мәгълүмат һәм форум программасы белән түбәндәге сайтта танышырга була: https://russiachinaforum.com

РОСТКИ форумын әзерләү һәм уздыру буенча оператор булып «Халыкара программалар дирекциясе» тора

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International