30-31 июльдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы стеналарында коммерция һәм маркетинг стратегияләре өлкәсендә халыкара эксперт, катлаулы икътисадый базарлар буенча эксперт, Еpiphany консалтинг компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры, Югары икътисад мәктәбенең академик советы әгъзасы Гаррет Джонстон катнашында «G2B, G2C һәм G2G хисабына Татарстан Республикасы үсеше дөньякүләм класслы стратегияләр: эшкуарлыкның комплекслы конкурентлыкка сәләтен һәм икътисадның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча дәүләт программалары дөньясының иң яхшы һәм иң начар практикасы һәм Татарстан Республикасының Үсеш стратегиясе һәм практикасы өчен дәресләр» темасына стратегик сессия узды. Әлеге чараны оештыручы һәм модераторы ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.
Сессия 5 модульдән торды:
1. Татарстан һәм Россиянең комплекслы икътисадый, технологик, инфраструктура, эшкуарлык һәм социаль үсеше
2. G2B хезмәтләре
3. G2C хезмәтләре
4. G2G хезмәтләре
5. Татарстан өчен тәкъдимнәр: G2B, G2C һәм G2G стратегияләр һәм хезмәтләр
Талия Миңнуллина: "Ике белем бирү көне йомгаклары буенча тыңлаучыларның актив катнашында нинди карарлар һәм гамәлләр кылырга кирәклеге турында ачык дискуссия булды. Без ачык күренеп торган ашыгыч һәм мөһим нәрсәләрнең кайсыларын хәзер үк эшли башларга яки туктатырга тиеш? Без нәрсәне күбрәк яки азрак эшләргә тиеш? Бу конкрет инициативаларның һәркайсының җитәкчелеген кем үз өстенә алачак? Минемчә, бизнеска һәм дәүләт аппаратына хәтердә яңарту һәм мистер Джонстон караган модульләрнең һәрберсе буенча белемнәрне яңарту бик мөһим. Ул Татарстанның дәүләт тыңлаучылары алдында белем бирү лекциясе белән чыгыш ясарга чакырган беренче дәүләт вәкиле булуын билгеләп үтте".