12 августта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 18-19 августта Казанда узачак «РОСТКИ: Россия-Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумын уздыруга багышланган брифинг булды.
ММЧ вәкилләре белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин очрашты.
Брифингны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, форум Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларындагы иң зур вакыйгаларның берсе, ул ике илнең бизнес, хакимият, мәдәният һәм мәгариф вәкилләрен берләштерә.
"Хәзер форум – тотрыклы һәм ихтыяҗ зур булган мәйданчык, анда катнашучылар регионара хезмәттәшлек, сәүдә, инвестицияләр мәсьәләләре буенча фикер алышалар, шулай ук тәҗрибә һәм технологияләр белән уртаклашалар. Болар барысы да – реаль проектлар", – диде Талия Миңнуллина.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы сүзләре буенча, форумга Россиянең 59 төбәгеннән, 32 илдән һәм КХРның 24 территориаль административ бүлекчәсеннән делегатлар теркәлгән инде, 11 хөкүмәт делегациясе үз катнашуларын раслаган. Форумны оештыручылар Казанга якынча 10 мең катнашучы килер дип көтә – 2024 ел дәрәҗәсендә. Төп урын «Казан ЭКСПО» булачак.
Эшлекле программа үз эченә дәүләтара диалог, икътисад, сәнәгать, мәгариф, бизнес һәм эшмәкәрлек, эшлекле берләшмәләр, финанс һәм инвестицияләр, мәдәният, медиа, хокук, транспорт, авыл хуҗалыгы, туризм һәм төзелеш кебек юнәлешләрне ала. «Вакыт белән тикшерелгән партнерлык: киләчәккә курс» пленар утырышы 19 августка билгеләнгән. Программада 100гә якын чара бар, шуларның 70е эшлекле сессияләр. Форумда якынча 20 килешү төзү планлаштырыла.
Форум кысаларында яшь лидерларның БРИКС һәм ШХО халыкара премиясен тапшыру, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында түгәрәк өстәл, КХРдан инвестицияләргә ярдәм итү үзәген ачу планлаштырыла – тантанада КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй катнашачак.
10 000 кв. м мәйданлы Russia China Expo күргәзмәсендә сәнәгать, аграр, логистик компанияләр, шул исәптән КХР предприятиеләренең стендлары тәкъдим ителәчәк.
Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян бо билгеләп үткәнчә, Тышкы эшләр министрлыгы, коммерция министрлыгы, КХРның Россиядәге илчелеге һәм Кытай җирле хакимияте форумны үткәрүгә зур игътибар бирә һәм актив ярдәм күрсәтә. Татарстан башкаласындагы Генераль консуллык аны быелгы төп бурычлар рәтенә кертте.
Тагын да җентекле мәгълүмат һәм үсентеләр форумы программасы белән түбәндәге сайтта танышырга була: https://russiachinaforum.com
РОСТКИ форумын әзерләү һәм уздыру буенча оператор булып "Халыкара программалар дирекциясе" тора.