Оксана Лут Татарстан инвесторларының эшен бәяләде

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры һәм республика Рәисе Татарстанның Чистай һәм Апас районнарында булдылар, анда эре агропроектлар гамәлгә ашырылган.

Чистайда Татарстанда беренче фри бәрәңге җитештерү заводы ачылды, инвестицияләрнең гомуми суммасы 1,9 млрд сум тәшкил итте. Проектны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы озатып йөрде (Завод күрсәткечләрен карарга мөмкин - https://tida.tatarstan.ru/chistopolskiy-munitsipalniy-rayon-8522569.htm Чистай районы белән «Муниципаль сәгать» трансляциясендә).

Татарстан бәрәңге җитештерү буенча Россиядә икенче урында тора. Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, «Чистай» холдингы – үсемлекчелек, мелиорация һәм башка күрсәткечләр буенча республикада иң инновацион холдингларның берсе. Рөстәм Миңнеханов инвесторларга эшләрендә уңышлар теләде һәм: «Сезнең барлык проектлар республика җитәкчелеге һәм федераль министрлык тарафыннан хупланачак», - дип ышандырды.

Аннары Оксана Лут һәм Рөстәм Миңнеханов «Яратель-Апас» кошчылык фабрикасы төзелешенең барышы белән таныштылар. Кошчылык фабрикасы объектларының бер өлеше агымдагы ел ахырында файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Программа кысаларында кошчылык фабрикаларының ихтыяҗларын тәэмин итү өчен «Яратель-азык» катнаш азык заводы төзелә.

«Яратель» — Идел буе федераль округында иң эре йомырка җитештерүче. 2022-2027 елларга инвесторны үстерү программасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм Саклык банкы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Инвестор үзенең үсеш планнарын Агентлыкта «Муниципаль сәгать» проекты кысаларында тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International