Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бу көннәрдә Казанда уза торган "Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү" Бөтенроссия форумы кысаларында "Шәһәр киңлеге белән идарә итү коралы буларак сан" сессиясендә Татарстанны тәкъдим итте. Доклад барышында ул цифрлаштыру өлкәсендә Татарстанның республика шәһәрләре инфраструктурасы һәм төзекләндерү белән бәйле иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашты. Аерым алганда:
1. "Халык контроле" системасы
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына керүчеләр системада урнаштырылган белдерүләр өчен тавыш бирә алалар, шул рәвешле халыкны борчыган проблемалар рейтингы төзелә, шулай ук дәүләт хакимияте органнары эшен бәяләү мөмкинлеге гамәлгә ашырыла.
2. "Татарстан инвестицияләрен контрольдә тоту" системасы
Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция проектлары реестрын алып бару, инвестиция проектларын алга җибәрү статусын һәм дәрәҗәсен мониторинглау һәм республика органнары эшенең нәтиҗәлелеген анализлау өчен 2020 елда төзелгән Татарстан Республикасы мәгълүмат системасы.
3. "Татарстан һәм дөнья" системасы
Бу Татарстанның күпмеңлек тышкы элемтәләр базасы.
4. Татарстан Республикасының Инвестиция порталы
2015 елның декабрендә эшли башлады, рәсми эшләтеп җибәрү Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Инвесторлар Клубының чираттагы утырышында булды.
Вебсайт дөньяның 11 теленә тәрҗемә ителгән: рус һәм татар телләре белән беррәттән, портал материаллары инглиз, француз, немец, шулай ук испан, корея, япон, кытай, гарәп һәм төрек телләрендә дә бар. Хәзер Татарстан турында дөньяның төрле почмакларыннан белергә, инвестицияләү өчен проект сайларга, тиз арада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән элемтәгә керергә мөмкин. Татарстан турында бөтендөнья челтәрендә мәгълүмат алу - инвестицияләр өчен көрәштә безнең өстенлегебез.
5. ТР Инвестиция порталында ТР объектлары витринасы
Бу «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проектына ярдәм кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының яңа проекты. Проект Татарстанда файдаланылмый торган мөлкәтне эзләүне һәм хуҗалык әйләнешенә кертүне җиңеләйтү максатларында гамәлгә ашырыла.
Бу инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасында инвестор тарафыннан файдаланылмый торган мөлкәтне сайлау сервисы. Ул Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы порталында тест режимында эшли (invest.tatarstan.ru).
6. "Муниципаль инвестицион сәгать" проекты
Атнага бер тапкыр, нигездә җомга көннәрендә, иртәнге 10 да Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары ТР Инвестицион үсеш агентлыгында үзләре контролендә булган район/шәһәрнең инвестицион күрсәткечләре: инвестицияләр өчен мөмкинлекләр, ярдәм чаралары һәм ташламалар, яңа куышлар һәм эре инвестицион проектлар турында туры эфирда хәбәр итәләр. Шулай ук икътисад, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, «Татарстан Республикасы пространстволы планлаштыру институты» ДБУ, шулай ук «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе вәкилләре чыгыш ясый. Алар шәһәр/районның үз өлкәсендәге агымдагы күрсәткечләре һәм мөмкинлекләре турында сөйлиләр. Шулай ук турыдан-туры инвесторлар да чыгыш ясыйлар, үз проектлары һәм районда эшләү тәҗрибәсе турында сөйлиләр. Бизнес вәкилләренә барлык файдалы мәгълүматны нәтиҗәле җиткерү өчен очрашуда «Опора России» һәм «Деловая Россия» кебек эшлекле берләшмәләр, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре һәм, әлбәттә инде, ММЧ вәкилләре катнаша. Чараның модераторы һәм оештыручысы - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
7. 100% Татарстан проекты
«100% Татарстан» - ул коллектив белемнәрнең, тәҗрибә һәм инновацияләрнең, идеяләр һәм стратегияләрнең уникаль санлы платформасы. Платформа 2020 елда, ТАССРның 100 еллыгы елында уңышлы старт алды һәм Татарстанны глобаль һәм федераль җәмәгатьчелеккә мультитематик форматта тәкъдим итте, республиканың казанышларын һәм потенциалын ачты. 2021 елда форум мәгариф, фән, технологияләр, хезмәт базары мәсьәләләрен карады.
8. Кытай Халык Республикасының социаль челтәрләрендә Татарстан Республикасы аккаунтлары