Дубаида Бөтендөнья икътисади ислам саммиты үтә

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Мөселманнарның иң зур сәяси һәм икътисади саммитын Thomson Reuters халыкара компаниясе белән бергә Дубаиның Сәүдә һәм сәнәгать пулаты оештыра.

Бүген Берләшкән Гарәп Эмиратларының Мадинат Джумейра курорты территориясендә Бөтендөнья икътисади ислам саммиты (Global Islamic Economy Summit 2013) дәвам итә. Саммит БГЭ Премьер-министры шейх Мөхәммәд бин Рәшид Аль-Мактум ярдәмендә Дубаины дөнья ислам икътисады башкаласына әйләндерү стратегиясе буенча үтә.  

Форумда 2 меңнән артык хөкүмәт, икътисади үсеш министрлыклары һәм үзәк банклары, сәнәгать, банк, финанс  һәм башка бизнес өлкәләре, дәүләт һәм шәхси компанияләр вәкилләре, эре милли, региональ һәм миллиара компанияләр башлыклары катнашалар. Татарстан Республикасыннан саммитка Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов килде.

Бөтендөнья икътисади ислам саммитында дөнья базарында ислам икътисадының роле, ислам банкингы, аның үсеше һәм проблемалары, сәүдә һәм эш хезмәттәшлеге сораулары буенча уртаклаштылар. Саммит кысаларында БГЭ Икътисад министры солтан Саид Аль-Мансури рәисе булган төрле утырышлар уздырыла.

Саммитның темалары хәләл индустриясен үстерү, аеруча фармацевтика һәм косметика өлкәләре, туризм, яшәү рәвеше, азык-төлек сәнәгате, ислам финанслары өлкәсендә практик адымнар. Global Islamic Economy Summit 2013 партнеры - Thomson Reuters халыкара компаниясе форумда ислам икътисады һәм финанслары өлкәсендә төрле тикшеренүләрне тәкъдим итте. 2013 нче елның маенда Thomson Reuters ICD (Шәхси сектор үсеше буенчп ислам корпорациясе) һәм IDB (Үсеш ислам банкының бүлеге) белән бергә ислам финанслары үсеше буенча яңа индекс чыгарды. Индекс чыгаруының тантаналы церемониясе Global Islamic Economy Summit 2013 кысаларында үтте.

Индекс 5 төрле үсеш аспектларын үлчи: җәмгыять җаваплылыгы, хәбәрдарлык, үзгәрешләр, белем һәм үсеш саны. Thomson Reuters экспертлары билгеләгәнчә, хәзерге вакытка кадәр дөньяда ислам финанс индустриясе хәлен билгеләүче индикатор булмады.

Thomson Reuters, шулай ук, Россия һәм Татарстан территориясендә ислам финанслары үсеше буенча бишьеллык стратегик планын уйлап табучы булып чутлана. Планның соңгы версиясе Россия һәм ИХО илләре арасында V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) кысаларында тәкъдим ителде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International