28 ноябрьдә республика башкаласында “Татарстан логистикасы 2013: Алда баручылардан эффектив чишелешләр” конференциясе үтәчәк.
Чара “Амакс Сафар Отель” кунакханәсендә үтәчәк. Конференция максаты – күпләп алучы компанияләр, сатучылар, йөк хуҗалары, логистика операторлары, җитештерүчеләр һәм техниканы китиреп торучылар арасында сөйләшүләр өчен бизнес-мәйданны булдыру.
Конференцияне “Логопарк.ру” компаниясе, Knight Frank халыкара консалтинг компаниясе һәм Ekbpromo коммуникацион группасы оештыра. Чара эшенең форматы – докладлар, презентацияләр, сөйләшүләр. 100-120 кеше чарада катнашачак дип көтелә. Алар арасында күпләп алучы, логистика компанияләр, сатучылар, брокерлар, иҗарәгә алучылар, йөк ташучылар һәм башкалар катнаша.
Конференциянең кайбер темалары: Татарстан Республикасының күпләп алу сәүдәсе базарын карау, транспорт һәм мәхзән логистикасының төп юнәлешләре, яңа мәхзәннәрне проектлау һәм төзү, навигация системалары, йөк саклау, Интернет сәүдә һәм башкалар.
Ekbpromo компаниясе үзенең конференцияләрен инде Чиләбе (18 сентябрь), Екатеринбург (2 октябрь), Уфа (17 октябрь) һәм Пермь (6 ноябрь) шәһәрләрендә үткәрде.
Конференциядә катнашу түләүсез, бары тик регистрацияне үтергә кирәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте