Тантаналы чарада Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, шул исәптән Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Рөстәм Миңнеханов: "Безнең эш үзәгендә — кешеләр турында кайгырту. Нәкъ менә кеше 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең үзәк өлеше булып тора, ә гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү безнең өстенлегебез булып кала. Бу юнәлештәге эшне без алга таба да дәвам итәчәкбез».
Инаугурациядә Россия Федерациясе вице-премьеры, "KazanForum" оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин чыгыш ясады: «Татарстанның уңышлары – Рөстәм Миңнехановның һәм аның командасының максатчан һәм килешеп эшләве нәтиҗәсе. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз, нечкә сизгерлегегез, оптималь чишелешләр таба белүегез нәтиҗәсендә республикада уңайлы, имин тормыш өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Бу республикага ышанычлы рәвештә алга барырга ярдәм итә».
«Халыкара хезмәттәшлекне үстерү, аерым алганда, ислам илләре белән элемтәләрне ныгыту буенча сезнең эшегезне дә билгеләп үтү мөһим. Татарстан бүген ислам дөньясы илләреннән инвесторлар һәм партнерлар өчен мөһим тарту үзәге булып тора, бу регион һәм тулаем Россия үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача. Ел саен үткәрелә торган «Россия — Ислам дөньясы — KazanForum» халыкара икътисадый форумы да әлеге эшнең нәтиҗәлелеген раслый. Елдан-ел ул Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре арасында икътисадый һәм мәдәни диалог өчен төп корал статусын ныгыта», - дип өстәде ул.
Шулай ук Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасында «Республика эчке төбәк продукты буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алып тора, инвестицияләр, инновацион производстволарны гамәлгә кертү буенча лидерларның берсе булып тора, яңа мәгълүмати технологияләрне актив үзләштерә. Татарстан җитәкчелеге МХОода катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына системалы рәвештә ярдәм итә, төбәктә грамоталы эш оештырылган һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар сизелә».