Внешэкономбанк инвестицион проектларны әзерләү һәм алар белән идарә итү буенча семинар оештыра

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Чара Самарада 3 декабрь көнне “Белгечләрне – үсеш институтлары ярдәмендә тормышка ашырыла торган инвестицион проектлар катнашучыларын әзерләү” белем проекты кысаларында үтәчәк.

Инвестицион проектларны әзерләү һәм алар белән идарә итү” семинарының максаты – оешмаларның белгечләрен – банкның булачак партнерларын инвестицион проектларны әзерләү һәм идарә итү белән таныштыру.

Чара кысаларында Внешэкономбанкта инвестицион проектларны сайлау критерияләрен һәм төп принципларын карау, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын кулланып проектларны тормышка ашыру үзенчәлекләре буенча уртаклашу планлаштырыла.

Семинарда Внешэкономбанк инвестицион бүлекләре, алдагы консалтинг оешмалар һәм банк финанслары катнашкан инвестицион проектларны тормышка ашыруда тәҗрибәләре булган компанияләр вәкилләре катнашачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International