23 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Мәскәүдә, ТАСС мәйданчыгында "TIME: Россия – Индия. Үзара нәтиҗәлелек" беренче бизнес-форумына багышланган пресс-конференция узачак.
Форум программасы, төп темалар, Россия һәм Һиндстан икътисадый хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре һәм катнашучылары турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Азия буенча икенче департаменты директоры урынбасары Александр Козлов, Һиндстанның РФдәге илчелегенең икътисад һәм коммерция бүлеге киңәшчесе Рамкумар Тангарадж, БМОның Мәскәүдәге информүзәге директоры урынбасары Владимир Павинский, Һиндстан бизнес-альянсы Президенты, "Сита" Һинд мәдәни-милли үзәге президенты Сэмми Котвани һәм Һиндстанның фармацевтика продукциясе экспортына ярдәм итү советының мактаулы вәкиле Дивеш Кумар сөйләячәкләр.
Сылтама буенча өстәмә мәгълүмат. Трансляция булачак.
Фото: ТАСС