Германия инвесторлары Татарстан Республикасының инвестицион проектларын финанслау мөмкинлеген карыйлар

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Германия Инвестицияләр һәм үсеш корпорациясе (Deutsche Investitions - und Entwicklungsgesellschaft mbH – DEG) делегациясенең республикага эш визиты ике көн дәвам итәчәк.

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында DEG компаниясенең Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы инвестицион проектларын тикшерү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе башлыгы, регионның иң эре компанияләр вәкилләре һәм Татарстан республикасы инвестицион проектларында катнашучылар белән очрашулар узды.

Германия Инвестицияләр һәм үсеш корпорациясе, шулай ук, Татарстан Республикасының Дрожжан районының башлыгы Александр Шадриков һәм Дрожжан районының Үсеш корпорациясенең үсеш буенча директоры урынбасары Ленар Салимуллин белән очрашты.

Роберт Галиуллин һәм Гүзәл Муллаярова белән очрашуда Deutsche Investitions - und Entwicklungsgesellschaft mbH вәкилләре корпорация эшчәнлеге һәм Татарстанда тормышка ашырыла торган инвестицион проектларны финанслауда кызыксынуы турында белдерделәр. Мәсәлән, DEG компаниясе Германиянең халыкара үсеше сорауларын караучы хөкүмәт финанс-консультатив компания булып торуы билгеләнде. Корпорация урта һәм озак вакытлы инвестицияләрне биреп торуда махсуслаша.

DEG вәкилләре ассызыклаганча компания бөтен өлкәләрдә үсеш алачак проектларда катнашалар. 2012 елда яңа проектларга 1,3 млрд. евро инвестицияләделәр, корпорациянең тулы инвестицияләр саны 12 млрд. евро тәшкил итә.

Бүгенге очрашулар барышында DEG делегациясенә Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы – “СМАРТ Сити Казан” тәкъдим ителде. Халыкара инвестицион технополисы презентациясен Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд үткәрде.

Deutsche Investitions - und Entwicklungsgesellschaft mbH делегациясе визиты кысаларында, шулай ук, DEG вәкилләре һәм кайбер Татарстан компанияләре башлыклары белән очрашулар булачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International