«Картадагы нокталардан үсеш нокталарына» - Оештыру комитеты KazanForum 2026 үткәрү даталарын билгеләде

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Оештыру комитетының беренче утырышы узды, анда аны үткәрү даталары билгеләнде. Чара 2026 елның 14-15 маенда Казанда узачак.

Оештыру комитеты утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин уздырды. Чарада Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Антон Кобяков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Марат Хөснуллин искә төшергәнчә, KazanForum 2025 эшлекле программасында Россиянең 96 дәүләтеннән һәм 82 төбәгеннән 8,5 мең вәкил катнашкан.

"KazanForum чираттагы тапкыр үзенең Россия һәм илам дөньясы илләре арасындагы партнерлыкны ныгыта торган мөһим мәйданчык статусын раслады. Безнең диалогның нигезен уртак мәнфәгатьләр һәм үзара тирән хөрмәт тәшкил итә. Ышанам ки, "Казан Форум" Россиянең мөселман дәүләтләре белән тагын да якынаюына ярдәм итә торган күпер булачак", - дип ассызыклады вице-премьер.

Татарстан Рәисе, Региональ Оештыру комитеты рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов быелгы форумга нәтиҗә ясады: 990 спикер катнашында 200дән артык чара, 148 сессия үткәрелгән, 130 килешүгә кул куелган, чараны 20 илдән 500 массакүләм мәгълүмат чарасы яктырткан.

Төп нәтиҗәләр арасында – хәләл финанс продуктлары базары үсеше, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) илләре белән товар әйләнеше арту һәм Казанда AAOIFI ислам финанславы стандартлары буенча халыкара оешма офисы ачылу. Шулай ук Россия һәм ислам дөньясы хезмәттәшлегенең халыкара күргәзмәсе һәм International Property Market күчемсез милек буенча уникаль мәйданчыгы кебек юнәлешләр уңышлы үсеш алуын дәвам итә.

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре мәдәният министрларының "Мәдәниятләр диалогы – күпполяр дөньяда төрлелекне саклау нигезе" пленар утырышы әһәмиятле чараларның берсе булды. Анда глобальләшү шартларында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен 17 әгъза дәүләт вәкилләре катнашты.

Согуд Гарәбстанында ИХО илләренең мәдәният министрларының XIII конференциясендә Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп билгеләү турында карар кабул ителә.

"Ассызыклыйм, булачак KazanForum-2026 Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы кысаларында узачак. Бу карар ислам мәдәнияте һәм мирасы үзәге буларак шәһәрнең әһәмиятен, шулай ук мәдәниятара диалогта аның ролен ассызыклый. Бу мөһим вакыйга KazanForum көн тәртибендә һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында чагылыш табарга тиеш дип саныйбыз. Форумның пленар утырышы темасы буларак: "Картадагы нокталардан үсеш нокталарына – технологик һәм финанс инициативаларын берләштерү", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе KazanForum 2026ны 2026 елның 14-15 маенда уздырырга тәкъдим итте. Россия Президенты киңәшчесе, оештыру комитеты рәисе урынбасары - җаваплы сәркатибе Антон Кобяков тәкъдимне хуплады.

"Дәвам итә торган геосәяси үзгәрешләр һәм Россиянең тышкы сәүдәсе үсеше шартларында тотрыклы партнерлык мөнәсәбәтләрен саклау һәм ныгыту Россия икътисадын трансформацияләү өчен төп әһәмияткә ия. Форум Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлеген үстерү мәйданчыгы булырга тиеш. Төрле мәсьәләләр буенча илара элемтәләрне үстерүгә багышланган ике яклы сессияләр катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уята. Форумның эшлекле һәм мәдәни чаралары кысаларында дискуссияләр өчен актуаль темалар тәкъдим итеп, әлеге диалогны ныгытуны дәвам итәргә кирәк", – дип ассызыклады Антон Кобяков.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2025 елның октябрендә Россия Президенты Владимир Путинның гарәп илләре лидерлары белән очрашулары планлаштырылган. Әлеге сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Казан форумының гарәп төбәге илләренә бизнес-миссияләрен оештыру өчен нигез төзеләчәк. Төп бурыч — инвестицияләр һәм уртак проектлар өчен реаль мөмкинлекләр тәкъдим итү, хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен ачыклау. Бизнес-миссияләрнең нәтиҗәләре 2026 елда KazanForum эшлекле программасы дискуссияләренең эчтәлекле өлешен формалаштыру өчен нигез булачак.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты Секретаре Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, быелгы чара нәтиҗәләре буенча хәләл финанс продуктлары базары үсеше күзәтелә, партнерлык финанславы буенча Милли банк экспериментында катнашучылар саны артты, ИХО илләре белән товар әйләнеше сизелерлек артты.

"Хөрмәтле коллегалар, KazanForum Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре үсешенә зур өлеш кертә. Соңгы 5 елда товарлар әйләнеше 2 мәртәбә, хезмәтләр 4 мәртәбә арткан. Оештыру комитетында катнашучыларның фидакарь хезмәте киләсе KazanForum ны принципиаль яңа сыйфат дәрәҗәсендә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк", — диде Талия Миңнуллина.

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Казанда 2009 елдан бирле ел саен үткәрелә. Чараның төп бурычыРоссия һәм ислам дәүләтләренең икътисадый, сәүдә, социаль-мәдәни мөнәсәбәтләрен үстерү. Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оператор булып Росконгресс фонды тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International