Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм Агентлыкның хокукый һәм документлар белән тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Шамил Үзбәков Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында " Иннопром.Беларусь" Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаштылар: Татарстан партнерлары белән очрашуларда, эш төркеме утырышында, форумның пленар утырышында, сәнәгать объектларында булу, ә нәкъ менә бүген Агентлык хезмәткәрләре һәм Татарстанның «Химград» технопаркы вәкилләре Белоруссия һәм Кытайның уртак тырышлыгы белән булдырылган «Бөек таш» индустриаль паркы буенча сәнәгать экскурсиясендә булдылар.
Рөстәм Миңнеханов: "Беларусь Республикасы дустанә Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның мөһим икътисадый һәм сәүдә партнеры булып тора. Күп кенә партнерлык килешүләре имзаланды, Беларусь һәм Татарстан башкалалары — Минск һәм Казан — тугандаш шәһәрләр. Белоруссия партнерлары арасында Минск трактор заводы аерым урын алып тора - Татарстанның авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше шушы предприятиедә җитештерелгән. Шулай ук "Татшина" һәм "Белшина" предприятиеләре дә актив хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, Татарстанда белорус автобуслары һәм троллейбуслары үзләрен яхшы яктан күрсәтте".
Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Россия Федерациясе субъектлары — күргәзмәдә катнашучылар стендларын караганда Татарстан Республикасы экспозициясе белән танышты.
Бүген һәм иртәгә инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре ЕАИХ «Чикләрсез инвестицияләр» конференциясендә катнаша, аның кысаларында Агентлыкның хокукый һәм документлар белән тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Шамил Үзбәков иртән түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаячак.