Самара өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Самара өлкәсе икътисадый үсеш һәм инвестицияләр министры Павел Финк җитәкчелегендәге Самара өлкәсе делегациясе эшлекле визит белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында булды.
Очрашу башында Агентлыкның Бердәм презентация үзәгендә республиканың югары дәрәҗәле кунакларына Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итүне Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина уздырды. Аннары максаты тәҗрибә уртаклашу (икътисадый эшнең иң яхшы тәҗрибәләре һәм соңгы тенденцияләре, аерым алганда инвестицияләр җәлеп итү) булган сөйләшүләр булды. Талия Миңнуллина Татарстан партнерларына Агентлык һәм республика Хөкүмәте эшенең үзенчәлекләре, аларның структурасы һәм бурычлары турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү бар. Элегрәк аны башкару кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева өлкә белән тәҗрибә уртаклашу буенча киңәшмәдә булды һәм анда Самара өлкәсе үсеш корпорациясе һәм агентлыгы хезмәттәшләре белән очрашты.