Утырыш барышында билгеле булды:
1. Төп капиталга инвестицияләр күләме быел 1,6 трлн сумнан артык дип бәяләнә. Бу узган ел белән чагыштырганда 3,8% ка күбрәк. 2026 елда алар 1,7 трлн сумнан артык булыр дип фаразлана, 2027 елда - 1,8 трлн сумнан артык, 2028 елда – 1,9 трлн сумнан артык.
2. 2026 елда тулай төбәк продукты 5,7 трлн сумнан артык күләмдә фаразлана, яисә чагыштырма бәяләрдә 2025 елга караганда 2,1% ка күбрәк. 2027 елда алдагы елга карата 2,3% ка үсеш каралган, 2028 елда - 102,4%. Фаразны үтәү өчен, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны, сату базарларын киңәйтүне, технологик үсешне, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны исәпкә алып, предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм аларны алга таба үстерү зарур, ахыр чиктә предприятиеләрнең һәм оешмаларның финанс нәтиҗәләре һәм шуңа бәйле рәвештә бюджетка керемнәр алардан тора.
3. МИЗ резидентларыннан өстәмә рәвештә 40 млрд сумнан артык инвестицияләр көтелә.
«Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» резидентлары тарафыннан 489 млрд сумнан артык инвестиция кертелгән инде. Резидентларның инвестпроектларын гамәлгә ашыру агымдагы һәм киләсе елда өстәмә рәвештә 40 млрд сумнан артык акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә «Түбән Кама», «Яр Чаллы», «Чистай», «Яшел Үзән» һәм «Менделеевск» АСИҮТләрендә 147 резидент эшли. Алар 86 млрд сумнан артык акча керткән. Киләсе елда «Түбән Кама» АҮнә – 7,5 млрд сум, «Яр Чаллы»га – 38,7 млрд сум, «Чистай»га – 8,5 млрд сум, «Яшел Үзән»гә – 7,7 млрд сум, «Менделеевск»ка – 4,8 млрд сум инвестицияләр кертү көтелә.
4. Татарстанда эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе күзәтелә.
Хәзерге вакытта Татарстан эш бирүчеләре 41 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Республикада рекордлы түбән эшсезлек дәрәҗәсе теркәлгән - 3,3 мең кеше. Шул ук вакытта яшерен эшсезлек санының шактый артуы күзәтелә.
Тулырак: https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/4174.htm