12 декабрь көнне Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы регионның туристик кластеры буенча семинар үткәрәчәк.
Хезмәт күрсәтү һәм туризм Татарстан республикасының сигез приоритетлы үсеш юнәлешләренең берсе булып тора. «Хезмәт күрсәтү һәм туризм» инвестицион семинарында шул өлкәдә эшли торган кайбер Татарстан, Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре катнашачак. Семинарда Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы, республика территориясендә туризм белән бәйләнгән эшмәкәрлекне ачу өстенлекләре һәм Татарстанның туристик кластеры хәле тәкъдим ителәчәк.
«Хезмәт күрсәтү һәм туризм» инвестицион семинары - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының өченче тышкы чарасы булып тора. Июньдә машина төзелеше һәм автокомпонентларны җитештерү һәм сентябрьдә медицина һәм фармацевтика буенча семинарлар үтте.
Семинар буенча тулы мәгълүматны 8(843) 570-40-05 телефоны буенча алырга мөмкин.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте