Казахстан Республикасының Кызылорда өлкәсе делегациясе «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыру буенча тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2013 елның 29 ноябре, җомга

Халыкара инвестицион технополисы буенча Казахстан кунаклары күп төрле сораулар бирделәр һәм проект буенча зур кызыксынуын белдерделәр.

Казахстан Республикасының Кызылорда өлкәсе делегациясе башлыгында аким Крымбек Кушербаев булды. Кунаклар үз визитын Татарстан регионының Кама арты зонасын каравыннан башладылар. Шунда алар ТАНЕКО, ТАИФ-НК, «Нижнекамскшина», «ЕлАЗ» заводларында һәм МИЗ «Алабуга» да булдылар.

28 ноябрьдә кунаклар «Казан» халакара аэропортына килделәр, шунда аларны Татарстан  Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Казан аэропортында Казахстан делегациясе вәкилләре 1А терминалын карадылар һәм 17 ноябрьдә авиа һәлакәттә вафат булган кешеләргә багышланган урынга чәчәкләр куйдылар.

Бүген Кызылорда өлкәсе акимы Крымбек Кушербаев Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов белән бергә IT-паркта «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестицион технополисы белән таныштылар. Презентацияне Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов тәкъдим итте. Проект күп санлы сөйләшүләр һәм уртаклашулар тудырды.

Визит кысаларында кунаклар, шулай ук, «Химград» технополисын, Казан федераль университетын карачаклар һәм «Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумы пленар утырышында катнашачаклар. Кич белән Казан кремлендә Крымбек Кушербаев Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International