«СМАРТ Сити Казань» проекты Евразия икътисади интеграциясе форумы экспозициясында тәкъдим ителде

2013 елның 29 ноябре, җомга

Бүген 28-29 ноябрьдә үткән «Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумы кысаларында катнашучыларга «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестицион технополисы тәкъдим ителде.

Чара «Россотрудничество» Федераль агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Хөкүмәте патронажы астында үтте. Ике көнлек форум эше барышында ике пленар утырыш, төрле темаларга уртаклашу, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Минск, Ереван, Пекин һәм Брюссель шәһәрләрендә урнашкан мәйданнар белән видеоаралашу булды.

Форумда «Россотрудничество» Федераль агентлыгының башлыгы Константин Косачев, «Евразия диалогы» башлыгы Андрей Климов, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Евразия интеграцион процессына кергән илләр хөкәмәтләренең вәкилләре, Россия, Казахстан һәм Белоруссия бизнес вәкилләре, галимнәр, белгечләр, БДБ һәм Европа берләшмәсе илләре вәкилләре катнаштылар.

Бүген форумга Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин килделәр. Форум башланганчы кунаклар республиканың приоритетлы проектлары экспозициясен карадылар. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов  «СМАРТ Сити Казан» проекты турында сөйләде. Линар Якупов, шулай ук, кунакларны «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыруда катнашкан Малайзия инвесторларының берсе белән таныштырды.

Кунакларга «Иннополис» проекты турында да сөйләделәр. Шул проектны Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, ТР Информатизацияләү һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов тәкъдим итте. Зөя регионара мультимодаль логистика үзәген һәм «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерде.

28-29 ноябрьдә үткән «Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумы кысаларында видеоаралашу форматында Федерация Киңәшмәсе рәисе Валентина Матвиенко, Федерация Киңәшмәсе рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, РФ Президентының киңәшчесе Сергей Глазьев һәм башкалар катнаштылар.

Форумда 18 илдән 1,5 мең кеше катнашты. Форум нәтиҗәсендә Казанда Евразия икътисади форумын регуляр рәвештә үткәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде.

 

Белешмә

«Евразия диалогы» ның максаты – Европа һәм Азия территориясендә Евразия берләшмәсен булдыру буенча проблемлы моментларын карау һәм алар буенча уртаклашу мәмкинлеге булдыру. Евразия берләшмәсенә башта өч ил – Россия, Белоруссия һәм Казахстан керәчәк. «Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумында Армения Мәгариф һәм фән министры Армен Ашотян илнең Берләшмәгә керү нияте турында белдерде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International