Төркия Республикасы игълан ителүнең 102 еллыгын бәйрәм итү алдыннан илнең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз бу уңайдан тантаналы кабул итү уздырды.
Талия Миңнуллина: "Төркия — Россия, аерым алганда, Татарстан белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклаган бердәнбер НАТО әгъзасы дәүләте. Ул элеккечә инвестицияләр күләме һәм Россия белән товар әйләнеше буенча лидерлык позицияләрен тота, көнбатыш уенчылары киткәннән соң бушаган куышларны, шулай ук Россия эшмәкәрләре әле яулап өлгермәгәннәрне алып торуын дәвам итә. Тантана алдыннан мин эре төрек эшмәкәрләре делегациясе, Искешәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән сөйләшүләр уздырдым".