12 ноябрь
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе Агентлык башлыгы Талия Миңнуллина җитәкчелегендә «Vivo» дизайн-юнәлешле смарт-терминаллар һәм интеллектуаль сервислар буенча махсуслашкан технологик компания заводында булды.
Тулырак: https://t.me/tidanews/8333
13 ноябрь
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе Агентлык башлыгы Талия Миңнулина җитәкчелегендә робот техникасы, көнкүреш һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен сенсорлар эшләү белән шөгыльләнүче түбәндәге заводларда булды:
1. PuduTech
2. PaXini Robotics
3. Ubtech
Тулырак: https://t.me/tidanews/8339
Шул ук көнне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татарстан-Шэньчжэнь»не модерацияләде һәм түгәрәк өстәлдә «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» темасына доклад белән чыгыш ясады. Уздыру мәйданчыгы сыйфатында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай-үзара файдалы хезмәттәшлек» форумының халыкара партнеры булган Кытай — Евразия эшлекле советы чыгыш ясады. Талия Миңнуллина оешманың подкастын яздыруда кунак сыйфатында катнашты.
Тулырак: https://t.me/tidanews/8338
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чжэцзян провинциясе вице-губернаторы Лу Шань белән очрашты.
Тулырак: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2467785.htm
LinGin компаниясе штаб-фатирында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.
Тулырак: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2467836.htm
Рөстәм Миңнеханов Хучжоу шәһәре Кытай Коммунистлар партиясе комитеты Секретаре Чэнь Хао белән очрашты.
Тулырак: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2467902.htm
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хучжоу шәһәрендә югары технологияле индустриаль паркта булды.
Тулырак: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2467945.htm
14 ноябрь
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь вице-мэры Ло Хуанхао белән очрашты.
Тулырак: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2468348.htm
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина барында Татарстан Республикасы белән Кытай арасында хезмәттәшлек турында ике килешү имзаланды:
1. Иннополис шәһәре һәм Гуанмин районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Тулырак: https://t.me/tidanews/8343
2. Татарстан делегациясенең компания белән очрашуы кысаларында «ТА-мәгълүмати технологияләр» ҖЧҖ генераль директоры Ардашер Бозоров һәм Hongkong GENEW TECHNOLOGY LIMITED Ву Минхуа вәкаләтле вәкиле арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Тулырак: https://t.me/tidanews/8346
27 нче Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә (China Hi-Tech Fair 2025) Татарстан Республикасы делегациясе булды. Шэньчжэньда күргәзмә 14-16 ноябрь көннәрендә уза. Масштаблы вакыйга бөтен дөньядан 5 меңнән артык катнашучыны һәм 400 меңгә якын профессиональ килүчене җыйды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, China Hi-Tech Fair 2025 — ул уникаль мәйданчык, анда аерым технологик эшләнмәләр генә түгел, ә тулы бер система: ясалма интеллект, цифрлы энергетика, биотехнологияләр тәкъдим ителгән.
Тулырак: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2468238.htm