Туры инвестицияләр өлкәсендә эшли торган Россия фондында Татарстанның инвесторларны җәлеп итү буенча тәҗрибәсе тәкъдим ителде

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген Туры инвестицияләр буенча Россия фонды (ТИРФ) Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы белән бергә региональ инвестицион агентлыклар, киләчәк инвесторларны җәлеп итү өлкәсендә эшли торган министрлыклар һәм оешмалар башлыклары белән очрашу уздырды.

Очрашуда ТИРФ директоры Кирилл Дмитриев, РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Сергей Беляков, Россиянең 53 регион вәкилләре, шулар арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаштылар.

Чарада ТИРФ белән аралашу кысаларында ачылачак яңа мөмкинлекләр һәм регионнарның дөнья инвесторлары арасында танылу өстенлекләре турында уртаклаштылар. Очрашу барышында катнашучыларга инвестицион мөмкинлекләр турында мәгълүматны онлайн режим ярдәмендә алырга мөмкинлек биргән Invest in Russiа яңа интерактив платформасы презентацияләнде.

Очрашу кысаларында Россия Федерациясе субъектларының инвесторлар белән аралашу юнәлешендә иң отышлы тәҗрибәләр дә каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасының шул өлкәсендә булган тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Очрашу нәтиҗәсендә Россия регионнарына инвестицияләрне җәлеп итү буенча Үзәкне булдыру турында белдерелде. Киләчәк үзәк региональ проектлар буенча мәгълүмат җыячак һәм аларны инвесторларга күрсәтү белән шөгелләнәчәк.

 

Белешмә

Туры инвестицияләр буенча Россия фонды (ТИРФ) 2011 елда Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәт рәисе инициативасы буенча барлыкка килде. Оешманың максаты – Россия икътисадының иң тиз үсеш алган секторларына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү.

Идарә итүче компаниясе Мәскәү шәһәрендә урнашкан һәм 100% Внешэкономбанк оешмасы булып тора. Фондның капиталы 10 млрд. доллар тәшкил итә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International