Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «НДС һәм махсус салым режимнары буенча 2026 елда салым законнарындагы үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 11 декабрьдә 10.30 да узачак.
Вебинарның спикеры булып Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.
Чара барышында 2026 елда үз көченә керә торган НДС һәм махсус салым режимнары буенча норматив-хокукый базада булачак үзгәрешләр каралачак. Катнашучылар өчен фикер алышына торган темалар буенча реаль вакыт режимында сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинарда катнашу бушлай, алдан теркәлү түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/ae739f57-46ab-44f1-b042-98c888d2bdcf