19 декабрьдә Казанда Инвесторлар Клубының еллык утырышы узачак, анда «Ел инвесторы» номинациясендә җиңүче билгеләнәчәк. Иң яхшыга бүләкне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тапшырачак.
Экспертлар докладлар белән чыгыш ясаячаклар һәм бизнес-тәҗрибә белән уртаклашачаклар, төбәкнең төп казанышлары һәм инвестицион үсеш перспективалары турында республика җитәкчелеге белән фикер алышачаклар, шуның белән дәүләт структуралары һәм эшлекле бергәлек арасындагы хезмәттәшлекне ныгытачаклар. Утырышта катнашучылар өчен интеллектуаль уен узачак. Чара барышында түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнәчәк: федераль режимлы муниципаль берәмлекләр арасында «Инвестицион эшчәнлек буенча иң яхшы ТР муниципаль берәмлеге», муниципаль берәмлекләр арасында «Инвестицион эшчәнлек буенча иң яхшы ТР муниципаль берәмлеге», шәһәр берәмлекләре арасында «Инвестицион эшчәнлек буенча иң яхшы ТР муниципаль берәмлеге», алгарышлы үсеш территорияләре арасында «Инвестицион эшчәнлек буенча иң яхшы ТР муниципаль берәмлеге». Моннан тыш, инвесторлар арасыннан иң «Социаль җаваплы инвестор» һәм «Ел реинвесторы» сайланачак.
Шулай ук «Татарстан Республикасында инвестиция өлкәсен яктырту буенча иң яхшы ММЧ» номинациясендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Инвесторлар клубы утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм бизнесменнар, шулай ук Кытай, Һиндстан, Төркия һәм башка илләрнең дипломатик корпусы вәкилләре катнашачак.
"Киңәшмә органын – "Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы" Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы тышкы инвесторлар советын төзү турында" боерыкка 2014 елның 14 февралендә кул куелды. Инвесторлар клубы регионда инвестицион бергәлек формалаштыруга ярдәм итә һәм оеша башлаганнан бирле тәҗрибә уртаклашу һәм региональ хакимият органнары һәм муниципалитетлар администрацияләре белән рәсми булмаган аралашу өчен платформа булып тора.