Агымдагы атнада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 2 регионнан: Томск өлкәсеннән һәм Пермь краеннан коллегалары белән видеоконференцэлемтә форматында тәҗрибә уртаклашты. Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева хезмәттәшләре белән төбәк инвестицион стандарты кысаларында үсеш агентлыкларына таләпләрнең бер өлеше булган инвесторларны җәлеп итүнең ничек оештырылуы турында фикер алышты. Томск өлкәсе инвестицион үсеш агентлыгы директоры Ольга Нужная һәм Пермь крае инвестицион үсеш агентлыгының җәлеп итү бүлеге башлыгы Юлия Сурсанова бүлекләрнең инвесторларны җәлеп итү буенча эш тәҗрибәсе һәм аларның агентлыкларның бизнес-процессларындагы роле белән уртаклаштылар.
Тәҗрибә уртаклашу инвесторлар өчен иң яхшы шартлар тудыру һәм Татарстан Республикасының регионнар белән хезмәттәшлек турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру чаралары планнарын үтәү өчен үсеш агентлыклары эшенең мөһим өлеше булып тора.