«Алабуга» Махсус икътисади зонасы резиденты Hygiene Technologies үзенең гранты турында белдерде. Әлеге грант буенча белем алу өчен түләүне Hygiene Technologies компаниясе һәм Татарстан Республикасы ала. Уку компаниянең приоритетлы юнәлешләр буенча булачак: җиһаз механикасы, транспорт логистикасы, энергетика һәм инженер сыйфатлар.
Грантны алуда бөтен университет, институтны тәмамлаган һәм инглиз телен белгән кешеләр катнаша алачаклар. Сорауларны hr@ht-company.ru электрон адресына язырга мөмкин. Шулай ук +79520488879 телефоны буенча Наталья Кармановага мөрәҗәгать итергә мөмкин.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте